Республика һәм Шәһәр көненә багышланган бәйрәм чаралары Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркта Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең өлкән буын артистлары чыгышларыннан башланды. Зәйлеләргә Фердинанд Сәлахов, Газинур Фәрукшин, Рәбига Сибгатуллина, Фәрит Хатыйпов, Хәйдәр Сафин, Розалия Зәкиева, Римма Ибраһимова иң яхшы җырларын һәм «Визит»вокаль - инструменталь ансамбле иң яхшы әсәрләрен бүләк итте. Тантаналы чарада зәйлеләрне район башлыгы Р.Г. Кәримов котлады һәм бүләкләү тантанасын үткәрде. Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Татарстан Республикасы сәнәгатенең нефть тармагын торгызуга һәм үстерүгә керткән зур өлеше һәм Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге - «Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» медале белән түбәндәгеләр бүләкләнде: Аркадьева Валентина Васильевна, Алексеевск фельдшер-акушерлык пункты мөдире, Әхмәтҗанов Рәис Әхәт улы, "Барс" спорт мәктәбе " муниципаль бюджет учреждениесе тренеры, Иванова Маргарита Алексеевна- элек 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең технология укытучысы вазыйфасын башкарган педагогик хезмәт ветераны, Имамиев Наил Кыям улы- «Зәй үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе сырхауханәсенең терапия бүлеге табиб-терапевты, Мөбәрәкшина Любовь Николаевна- район мәдәният йорты муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе филиалы сәнгать җитәкчесе - шәһәр мәдәният йорты, Садилова Елена Николаевна, элек Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире булып эшләгән мәдәният өлкәсе ветераны. Шулай ук бүгенге чарада «Хезмәт кешесе» район конкурсына йомгак ясалды. Конкурс комиссиясе карары белән «Хезмәт кешесе» район конкурсының Зәй муниципаль районында 2019 елда җиңүче дип «Энергетик» мәдәният сарае муниципаль бюджет учреждениесенең үзешчән сәнгать коллективы җитәкчесе Нестягина Лидия Ивановна танылды. «Хезмәт кешесе» район конкурсының «Предприятиенең иң яхшы хезмәткәре» номинациясендә Боярова Валентина Николаевна- «Зәй район үзәк хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең медицина техникасы буенча белгече, Закиров Разим Салих улы- "Зәй"агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең эксплуатация буенча өлкән механигы, Попова Светлана Викторовна- «Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең социаль хезмәткәре бүләкләнделәр. Бәйрәм чарасы шәһәр һәм район үзешчәннәре, татар эстрадасы йолдызлары Ландыш Нигъмәтҗанова, Филүс Каһиров, «Пропаганда» төркеме чыгышы белән дәвам итте. Чара бәйрәм салюты белән тәмамланды.