Кадер авыл җирлегендә халык җыены узды

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Бүген Кадер авыл җирлегендә район Башлыгы Р. Г. Кәримов катнашында халык җыены узды. Зәй муниципаль районының 2019 елның беренче яртыеллыгында социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм калган чорга бурычлары турында район башлыгы Р.Г. Кәримов чыгыш ясады. Район башлыгы шулай ук алда торган мөһим вакыйга - 8 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау үтәчәге турында искәртте һәм җыенда катнашучыларны бу сайлауларда актив катнашырга чакырды. Авыл җирлегенең 2019 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре һәм калган чорга бурычлары турында, Кадер авыл җирлеге башлыгы Р.М. Нуруллин сөйләде. Шулай ук җирлекләрдәге оператив хәлгә, хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә, йорт хайваннары һәм кош-корт авыруларын профилактикалауга кагылышлы мөһим мәсьәләләр каралды. Халык җыенында өч баш савым сыеры булган хуҗалыкларга сөт саву аппаратлары тапшырылды. Быел 26 шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗасы саву аппаратларын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International