ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Әлмәт, Зәй, Лениногорски районнарындагы “Татарстан Республикасы буенча гигиена һәм эпидемиология үзәге” филиалы 4 – 16 октябрьдә грипп һәм ОРВИны кисәтү мәсьәләләре буенча “кайнар линия” үткәрә.
4 октябрьдән 5 октябрьгә кадәр Әлки районында «Кызыл Шәрыкъ Агро» ААҖ призларына 2005-2007 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча республика турниры узды, анда «Зәй» спорт мәктәбе спортчылары түбәндәге нәтиҗәләр күрсәттеләр:
Хакимиятнең зур залында район башлыгы Разиф Кәримов йорт җаваплылары катнашында киңәшмә уздырды. Анда сүз нигездә цифрлы телевидениегә күчү буенча барды. Киңәшмәдә “Татарстан Республикасы радио-телевидение тапшырулары үзәге”нең Түбән Кама филиалы цех башлыгы Андрей Афанасьев чыгыш ясады.

5
октябрь, 2019 ел
шимбә
5 октябрь көнне Зәй районында «Урман атнасы» акциясе кысаларында массакүләм агач утырту үткәрелде. 350ләп төрле токымлы агач, шул исәптән Зәй урманчылыгы тарафыннан бирелгән чыршы социаль-мәдәни-көнкүреш объектларында утыртылды
5 нче октябрьдә Зәй Агропаркында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ярминкәдә эре җитештерүчеләр һәм кече шәхси ярдәмче хуҗалыклар үз товарларын тәкъдим иттеләр.
Хөрмәтле укытучылар, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары! Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез –Укытучылар көне белән котлыйм.

4
октябрь, 2019 ел
җомга
Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Разиф Кәримов йортлар һәм урамнар буенча җаваплылар белән очрашу үткәрде.
«Энергетик» мәдәният сараенда Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе И. Ф. Хафизов, мәгариф идарәсе башлыгы Л. Р. Печина котладылар.
Зәй мунципаль районы ГХАТ бүлегендә октябрь башы искиткеч вакыйга белән билгеләп үтелде: Марат Җәмил улының һәм Алевтина Юрий кызының игезәкләр тууын теркәделәр. Аларның кызлары Арина һәм Ангелина ике минут аерма белән 19 сентябрь көнне 2780 гр һәм 2980 гр. авырлык белән дөньяга килде!
2019 елның 3 октябрендә балалар музыка мәктәбендә мәдәният хезмәткәрләренең эшлекле киңәшмәсе булып узды. Семинарда Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International