Зәйдә «Урман атнасы» акциясе кысаларында массакүләм агач утырту үтте

2019 елның 5 октябре, шимбә
5 октябрь көнне Зәй районында «Урман атнасы» акциясе кысаларында массакүләм агач утырту үткәрелде. 350ләп төрле токымлы агач, шул исәптән Зәй урманчылыгы тарафыннан бирелгән чыршы социаль-мәдәни-көнкүреш объектларында утыртылды. Акциядә район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, Совет һәм Башкарма комитет, Зәй урманчылыгы, мәгариф, спорт учреждениеләре хезмәткәрләре һәм күп фатирлы йортларда яшәүчеләр катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International