Балалар музыка мәктәбендә мәдәният хезмәткәрләренең эшлекле киңәшмәсе булып узды

2019 елның 4 октябре, җомга
2019 елның 3 октябрендә балалар музыка мәктәбендә мәдәният хезмәткәрләренең эшлекле киңәшмәсе булып узды. Семинарда Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов катнашты. Мәдәният хезмәткәрләренең эш киңәшмәсенең көн тәртибендә 3 мәсьәлә каралды: 2019 елның 9 аенда үзәкләштерелгән китапханәләр системасы филиалларының эшен бәяләү. Китапханә системасына яңа эш формаларын кертү; «Район мәдәният йорты» муниципаль бюджет учреждениесенең 2019 елның 9 аенда башкарган эше турында хисап; мәдәният учреждениеләренең яңа иҗади сезонга әзерлеге. Семинар барышында шулай ук яңа иҗат сезонына да бурычлар куелды. Семинар ахырында семинарда катнашучыларга мәдәни - ял эшчәнлеген оештыру, клуб оешмалары эше, авыл территорияләренең уңайлы мәдәни киңлеген булдыру өчен яңа механизмнар һәм эш принципларын куллану буенча үз эшләрен активрак алып барырга тәкъдим ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International