Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Әлмәт, Зәй, Лениногорский районнарындагы “Татарстан Республикасы буенча гигиена һәм эпидемиология үзәге” филиалы 4 – 16 октябрьдә грипп һәм ОРВИны кисәтү мәсьәләләре буенча “кайнар линия” үткәрә. Теләгән кешеләр эш көннәрендә иртәнге сәгать 8дән кичке 5кә кадәр (12.00 – 13.00 – төшке ял) 8 (85558) 7-22-75, 7-22-77 телефоннарына шалтыратып, үзен кызыксындырган сорауларга җавап ала ала.