ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе
1 октябрь көнне Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәгендә тантаналы чара узды. Бәйрәмгә биредә озак еллар хезмәт куйган ветераннар чакырулы иде.

Бүген Зәй политехник көллиятендә муниципаль район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы һәм муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Хафизов Илнар Фәнил улы катнашында көллиятнең 40 еллыгына багышланган «Буыннар очрашуы»дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды.

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе
Бүген, 1 октябрь көнне, «Энергетик» мәдәният сараенда Өлкәннәр көненә багышланган «Яраткан телетапшырулар битләре буйлап» дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды.
1 октябрь көнне Зәй муниципаль районы җитәкчелеге тарафыннан җирле үзидарә органнары ветераннары өчен бәйрәм чарасы оештырылды: Алар Зәй-2 микрорайоны объектларында : «Зәй» елгасы яр буе, «Каенкай» балалар бакчасы, 1 нче мәктәп, яшьләр үзәге һәм туган якны өйрәнү музеенда булдылар.
Зәй муниципаль районы хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең эш графигы нигезендә, Башкарма комитет җитәкчесе И.Ф. Хафизов җитәкчелегендә хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнарның материаллары карап тикшерелде.
2019 елның 1 октябрендә «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган традицион мәктәп ярминкәсе узды.
Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре, ветераннар! Сезне ихлас күңелемнән зирәклек һәм шәфкатьлелек бәйрәме – Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм.

30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе
Бүген хакимиятнең зур залында муниципаль район Советы рәисе Р. Г. Кәримов катнашында өченче чакырылыш Зәй муниципаль район Советының кырык сигезенче утырышы узды. Совет утырышының көн тәртибенә 8 мәсьәлә кертелгән иде.
27 сентябрь көнне Зәй районы Үзәк китапханәсенең уку залында 2 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучылары өчен «Һөнәрләрнең күпкырлы дөньясы» дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирү сәгате узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International