Зәй Агропаркында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

2019 елның 5 октябре, шимбә

5 нче октябрьдә Зәй Агропаркында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ярминкәдә эре җитештерүчеләр һәм кече шәхси ярдәмче хуҗалыклар үз товарларын тәкъдим иттеләр. Районның һәр авыл җирлеге ярминкәдә катнашуга иҗади якын килделәр, үз палаткаларын куеп, киштәләрен кирәкле азык-төлек һәм көнкүреш товарлары белән тутырдылар. Ярминкәдә район башлыгы Р.Г. Кәримов, Совет һәм Башкарма комитетның җитәкче составы катнашты. Төрле мәйданчыклардагы ассортиментның үз үзенчәлекләре бар һәм халык ихтыяҗларын исәпкә алып төзелгән. Шәһәрлеләргә уңайлы булсын өчен волонтерлар эше дә оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International