Зәйдә йорт өлкәннәре белән очрашу булды

2019 елның 4 октябре, җомга

Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Разиф Кәримов йортлар һәм урамнар буенча җаваплылар белән очрашу үткәрде. Очрашуның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән иде: ТКХ өчен җыемнар буенча үткәрелә торган эш барышы, 2019 елга агымдагы ремонт эшләре, видеокамералар урнаштыру, 2019 елда капиталь ремонтны тәмамлау, 2020-2021-2022 елларга Зәй муниципаль районының күпфатирлы йортларында гомуми милекне капиталь ремонтлау региональ программасын тормышка ашыруның кыска сроклы планы, 2020-2022 елларда күпфатирлы йортларда индивидуаль җылылык пункты урнаштыру, цифрлы эфир телевидениесенә күчү турында. Мәгълүматлар белән "Зәй" ЕРЦ – «Татэнегросбыт» ҖЧҖ нең халыкка хезмәт күрсәтү участогы җитәкчесе Р. Х. Хаҗипов, «Зәй шәһәре ТКХ» ҖЧҖ генераль директоры Г. Н. Камышова, «Унайлы йорт» торак милекчеләре ширкәте рәисе В.Н. Абрамов, «17 подъезд» торак милекчеләре ширкәте идарәчесе Н.Н. Бардина, «9 катлы йорт» торак милекчеләре ширкәте идарәчесе Ч. М. Нәбиуллина, “Ышаныч” торак милекчеләре идарәчесе Н. Н. Имаметдинова, "Иске Зәй” торак милекчеләре рәисе А.И. Хөснетдинов, «Торак-коммуналь хуҗалык һәм технологик контроль үзәге» муниципаль унитар предприятиесе директоры П.И. Журавлев һәм башкалар катнашты. Катнашучыларның тәкъдимнәре киңәшмә беркетмәсенә кертелде. Очрашуга район башлыгы Р.Г. Кәримов йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International