ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе
2019 елның 5-7 ноябрендә Мамадыш шәһәрендә ирекле көрәш буенча егетләр һәм кызлар арасында Балякин Ю.А. һәм Муллахмәтов Р. Р. истәлегенә багышланган ачык республика турниры узды, анда Кәлимуллин Кәрим 2 нче урынны алды.(тренер Кәлимуллин Л.М.)

9
ноябрь, 2019 ел
шимбә
Бүген «Зәй» Агросәнәгать паркы территориясендә чираттагы атналык авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Зәйлеләр арзан бәядән ит, сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярма һәм районның фермер хуҗалыкларыннан китерелгән башка продукцияне сатып ала алдылар.
8 ноябрьдә Зәй делегациясе район башлыгы вазифаларын башкаручы В.Г. Акатьев җитәкчелегендәге «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге конференциясе эшендә катнашты.

8
ноябрь, 2019 ел
җомга
Бүген "Энергетик" мәдәният сараенда Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм концерты булды.
Республикада быел шикәр чөгендере уңышы узган елгы күрсәткечтән 31,7% ка артыграк. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча, 7 ноябрьгә республикада шикәр чөгендере 63,2 мең га яисә барлык мәйданның 99%ында җыелган.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның йөкләмәсен үтәү кысаларында «Созвездие – Йолдызлык» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы, «Россия-Мәдәният» федераль телеканалы белән берлектә, Татарстан Республикасының күпмилләтле мәдәнияте, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтен үстерү һәм торгызу турында фильм әзерләде.

7
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Югары Мәлем авыл җирлегендә Зәй муниципаль районының авыл җирлекләре башлыклары катнашында семинар узды.
7 ноябрь көнне “Шатлык” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр өчен С. Рәфыйков исемендэге Үзәк китапханә хезмәткәрләре легендар хатын-кыз, композитор – Александра Николаевна Пахмутовага багышланган «Тормыш буенча җыр белән» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр.
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов Зәй-2дәге чистарту корылмалары төзелеше һәм «Зәй елгасы яр буе» нда иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру буенча чираттагы киңәшмәсен үткәрде.
Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге «Аккурайд Уилз Россия» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәткәрләрен алдан һөнәри белем алу программасы буенча укыту оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International