Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов Зәй-2дәге чистарту корылмалары төзелеше һәм «Зәй елгасы яр буе» нда иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру буенча чираттагы киңәшмәсен үткәрде. Аның белән бергә эшлекле сәфәрдә район башлыгы вазифаларын башкаручы Валерий Акатьев һәм җаваплы хезмәт вәкилләре катнашты. Киңәшмә барышында Илнар Хафизов җаваплы кешеләргә сезон эшләрен кыска вакыт эчендә тәмамларга, шулай ук кече архитектура формаларын китерү һәм урнаштыру буенча йөкләмә бирде. Шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесе хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар юнәлтте.