Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Тормыш буенча җыр белән» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

7 ноябрь көнне “Шатлык” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр өчен С. Рәфыйков исемендэге Үзәк китапханә хезмәткәрләре легендар хатын-кыз, композитор – Александра Николаевна Пахмутовага багышланган «Тормыш буенча җыр белән» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Быел А.Н.Пахмутова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Яраткан композиторның җырларын искә алырга барлык ял итүчеләр җыелды. Китапханәчеләр Александра Николаевнаның шәхси тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр, презентация күрсәттеләр, аның музыкасына яраткан җырлар клиплары, шулай ук концертларда ясалган видеоязмалар күрсәттеләр. «Көйне тап» дигән музыкаль уен беркемне дә битараф калдырмады. Чара А. Пахмутованың "Бәхет кошы" җыры белән йомгакланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International