«Россия-Мәдәният» федераль телеканалында Татарстан Республикасының күпмилләтле мәдәнияте, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтен үстерү һәм торгызу турында фильм күрсәтеләчәк
2019 елның 8 ноябре, җомга
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның йөкләмәсен үтәү кысаларында «Созвездие – Йолдызлык» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы, «Россия-Мәдәният» федераль телеканалы белән берлектә, Татарстан Республикасының күпмилләтле мәдәнияте, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтен үстерү һәм торгызу турында фильм әзерләде. Фильмның премьерасы бу якшәмбедә, 10 ноябрьдә 12.50 сәгатьтә «Россия-Мәдәният " телеканалында күрсәтеләчәк.
Бүген Казанның «Корстон» кунакханә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан муниципаль берәмлекләренең ХХ съезды узды. Бу республиканың иң зур һәм масштаблы эчке сәяси вакыйгаларының берсе.