"Аккурайд Уилз Руссиа» заводы хезмәткәрләре алдан һөнәри белем алу программасы буенча укуга кереште

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге «Аккурайд Уилз Россия» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәткәрләрен алдан һөнәри белем алу программасы буенча укыту оештырды. Завод «Әйләнешле су белән тәэмин итү һәм компрессор җиһазлары системасын реконструкцияләү» инвестицион проекты нигезендә эшчәнлекне реструктуризацияләү һәм модернизацияләү белән шөгыльләнә. Бу, үз чиратында, хезмәткәрләргә яңа белем бирүне таләп итә. Укыту процессын тикшерү максатыннан, халык мәшгульлеге үзәге белгечләре «Программа белән идарә итү станокларын һәм манипуляторларны көйләүче» һөнәре буенча дәресләрдә булды. Укытуны «Эрудит-Селдом» белем бирү учреждениесе үткәрә. Дәресләр Яр Чаллы политехника колледж базасында уза. Укучылар төркеме 6 кешедән тора. Курсларны тыңлаучылар гомумһөнәри цикл белән танышачак, аның кысаларында техник үлчәнешләр һәм график, электротехника, материал белеме нигезләрен, металл эшкәртү һәм металл кисүче станокларда эшләү нигезләрен өйрәнәчәк. Шулай ук станоклар һәм манипуляторлар урнаштыру һәм көйләү, программа белән идарә итү, машина төзелеше сызымнары белән танышачак. Алган теоретик белемнәрен укыту һәм җитештерү практикасында ныгытачак. Уку декабрь башына кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International