Зәй делегациясе «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге конференциясендә катнашты

2019 елның 9 ноябре, шимбә
8 ноябрьдә Зәй делегациясе район башлыгы вазифаларын башкаручы В.Г. Акатьев җитәкчелегендәге «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге конференциясе эшендә катнашты. Конференциянең көн тәртибенә ике мәсьәлә кертелгән иде: 22-23 ноябрьдә Мәскәүдә узачак Бөтенроссия съездына делегатлар сайлау; Төбәк сәяси советы составына вакытыннан алда сайлау. Конференция эшендә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ ФҖ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы депутатлары, партиянең төбәк бүлеге активы катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International