«Зәй» Агросәнәгать паркы территориясендә чираттагы атналык авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

2019 елның 9 ноябре, шимбә
Бүген «Зәй» Агросәнәгать паркы территориясендә чираттагы атналык авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Зәйлеләр арзан бәядән ит, сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярма һәм районның фермер хуҗалыкларыннан китерелгән башка продукцияне сатып ала алдылар. Шулай ук 6 авыл җирлеге үз продукциясен тәкъдим итте:Төги, Якты Күл, Поповка, Иске Маврин, Чыбыклы, Поповка. Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә шәһәр халкы, бигрәк тә өлкән буын вәкилләре бик теләп йөри һәм зур социаль әһәмияткә ия.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International