Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстанда быел шикәр чөгендере уңышы узган елгы күрсәткечтән 31,7%ка артыграк
2019 елның 8 ноябре, җомга
Республикада быел шикәр чөгендере уңышы узган елгы күрсәткечтән 31,7% ка артыграк. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча, 7 ноябрьгә республикада шикәр чөгендере 63,2 мең га яисә барлык мәйданның 99%ында җыелган. Җыелган уңыш 2 млн 774,4 мең тонна тәшкил итә, бу күрсәткеч узган ел 2 млн 131,7 мең тонна иде. «Республика буенча шикәр чөгендеренең уртача уңышы 438,9 ц/га тәшкил итә. Бу узган елгы күрсәткечтән 105,8 ц/га яисә 31,7% ка артыграк», – дип сөйләде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Фәргать Зиннәтов. Агентлык эңгәмәдәше сүзләре буенча, әлеге культурадан иң югары уңдырышлылык Тәтеш районында күзәтелә – 532 ц/га, бу күрсәткеч буенча икенче урында Зәй районы – 516 ц/га, өченче урында Минзәлә районы – 506 ц/га. «Иң күп шикәр чөгендере Зәй районында җыелган – 481,8 мең тонна. Шикәр чөгендере буенча алдынгылар рәтендә шулай ук Буа һәм Сарман районнары, аларның күрсәткечләре – 359,8 мең тонна һәм 355,9 мең тонна», – диде Фәргать Зиннәтов. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматы буенча, 6 ноябрьгә тулаем ил буенча шикәр чөгендере 1,07 млн га яисә 93,1% мәйданда чыгарылган (шул датага 2018 елда – 1,05 млн га). Татлы тамыр 49,5 млн тонна җыелган (2018 елда – 38,7 млн тонна), уңдырышлылык - 464,7 ц/га (2018 елда – 369,4 ц/га).
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
май, 2026 ел
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне ихлас күңелдән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
30
апрель, 2026 ел
Зәйлеләрне бәйрәм чараларында катнашырга чакыралар
Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар! Сезне 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган чараларда катнашырга чакырабыз!
Зәйдә ирекле көрәш буенча төбәкара турнир узды
29 апрель көнне Зәй шәһәренең “Старт” спорт-савыктыру комплексында ирекле көрәш буенча Россия спорт мастеры Константин Волков истәлегенә багышланган төбәкара турнир узды.
Зәйлеләр «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды
Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясенә кушылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз