ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2019 ел
җомга
14 ноябрь көнне Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәгендә махсус шартлы эш урыннары тәкъдим ителде. Биредә хатын-кызлар, аерым алганда, 3 яшькәчә бала тәрбияләү буенча декрет ялында булган әниләр өчен махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе узды.
Бу атна башында Зәйнең студентлар отрядлары сугышчылары һәм кандидатлары агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алышу, 2020 ел планнары өстендә эшләү, линия студентлар отрядлары эш юнәлешләрен билгеләү һәм отрядларның командир составын сайлау өчен җыелдылар.
14 нче ноябрьдә Зәй шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле 7 нче урта гомуми белем мәктәбендә Таҗетдин Ялчыгол исемендәге IV төбәкара фәнни-гамәли укучылар һәм укытучылар конференциясе узды.

14
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе
Зәй политехник көллиятендә “Чакырылучы көне" хәрби техника һәм корал турында видеофильм карау белән башланып китте.
«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы бүлеге Зәй районындагы филиалы 2019 елның 8 ноябреннән 21 ноябренә кадәр Европа сыйфат атналыгына һәм Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган «кайнар линия» уздыра.
Бүген С. Рафыйков исемендәге Үзәк китапханәдә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Координация Советы рәисе урынбасары В.Г. Акатьев катнашында Координацион Советның күчмә утырышы узды.

13
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе
13 ноябрь көнне ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды.Төп документны алу гадәти процедурасы балалар өчен онытылмаслык вакыйга булды.
13 ноябрьдә шәһәребезнең С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәсендә “Безнең сәламәтлек- безнең кулларда” дип исемләнгән чара узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 1 ноябрьдән аграрчылар өчен ташламалы лизинг механизмын гамәлгә ашыруның Росагролизинг тарафыннан үзгәртелүе турында хәбәр итә: Паркны яңартуның 2.0 программасы ОТП 2020 программасына кертелә.
2019 елның июленнән Зәй муниципаль районында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан оештырылган коммерциячел булмаган оешмалар өчен грантлар алуга республика конкурсында җиңгән "Мин үзем эшли алам!" социаль проектын тормышка ашыру тулы куәткә бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International