5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Чыршыкай» мәктәп урманчылыгы әгъзалары Урман хуҗалыгы министрлыгы музеенда булдылар. Биредә аларга сәяхәтне Татарстанның атказанган урманчысы, музей директоры Илгиз Зарипов оештырды. Укучылар Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының тарихы һәм хәзерге торышы, урманнарны янгыннардан саклауны оештыру, урман селекция - орлыкчылык үзәгенең, урман хуҗалыгы белгечләрен әзерләү белән шөгыльләнүче уку йортларының эше, шулай ук республика урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары эшчәнлегенең юнәлешләре турында күп мәгълүмат белделәр, шулай ук агач эшкәртү технологиясен күрделәр. Балаларда "Урманчы почмагы” һәм анда куелган агач эшләнмәләр зур кызыксыну уятты.