Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Марат Җәббаров: Татарстан кырларының уңышы мул булырга тиеш
2020 елның 10 феврале, дүшәмбе
Минераль ашламалар туплау темплары һәм авыл хуҗалыгы җирләреннән нәтиҗәле файдалану турында бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләде. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Марат Җәббаров хәбәр итүенчә, бүген Татарстанның гомуми чәчүлек җирләре мәйданы 3 млн. 273 мең га тәшкил итә. Территориаль Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре белешмәләре буенча, чынлыкта эшкәртелә торган чәчүлек җире 100 мең гектарга кимрәк. Җир өлешәләрен бүлү җитди проблемага әверелде. Уннарча гектар чәчүлек җире бүлеп биреп яисә гамәлдәге фермер хуҗалыкларын бетереп, кеше ул җирне эшкәртә һәм продукция җитештерә, ә аның продукциясе беркайда да исәпкә алынмый. Шундый бүленгән җирләр 2019 елда 50 гектарлап булды. «Процесс бик тиз бара һәм артып тора. Шундый темплар белән барса, без якын елларда 100 мең гектарлап җирне югалтабыз, шулай итеп, тулаем рәсми продукция дә югала, чынлыкта исә ул булса да», - диде министр. Шул сәбәпле кайбер районнарда чәчүлек җирләре шактый кимеде, дип аңлатты ул. Министр шуны исәкртеп узды, бөртекле һәм кузаклы культуралар буенча максатчан күрсәткеч, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2020 елга каралган күрсәткечләре буенча, 4,1 млн. тонна булырга тиеш, ә 2025 елга – 5,4 млн. тонна. «Дәүләтнең шулай җитештерүне арттыру юнәлешендәге сәясәте буенча без чәчүлекнең һәр дүртенче гектарын парга калдыра алмыйбыз», - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. Аның әйтүенчә, кайбер районнарда ел чәчүлекнең 25%тан артыгы парга калдырыла. Бу Югары Ослан, Алабуга, Зеленодольском, Әгерҗе, Лениногорск, Әлмәт, Питрәч, Спас, Биектау, Менделеевск районнарына кагыла. «Без җирнең уңдырышлылыгына һәм җитештерелә торган продукциянең сыйфатына зыян китермичә зур уңыш алуга һәм шул ук вакытта җитештерүдә югары нәтиҗәлелеккә китерә торган технологияләр күрсәтү буенча семинарларны һәм уку программаларын күп оештырабыз», - диде ул. Министр билгеләп үткәнчә, чәчү кампаниясенә зерләнгәндә, иң мөһиме, минераль ашламалар туплау. Татарстан Президенты тарафыннан шундый бурыч куелды: быелгы уңыш өчен бер гектар чәчүлеккә кимендә 70 кг ашлама тупланырга тиеш. «Әлегә тупланган ашлама 70 мең тонна тәшкил итә, бу планның өчтән бере генә әле. Тиешле дәрәҗәгә ирешү өчен тагын 130 мең тоннага якын кирәк», - дип әйтте Марат Җәббаров. Зәй, Сарман, Әтнә, Тәтеш, Саба районнары ашламалар туплауга бик җитди карыйлар. Әгерҗе, Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Яңа Чишмә районнарында һәм башка районнарда бу эш сүлпәнрәк бара. «Ашламалар буенча базарда тәкъдимнәр җитәрлек. Бәяләр әлегә ел башындагычарак тора. Әмма бу озакка бармас, тиздән бәяләр күтәрелә башлаячак. Шулар белән беррәттән, биологик ашламалар, шулай ук микроэлементлар куллануга да игътибарны арттырырга кирәк. Алар гектарга артык күп кулланылмый, әмма нәтиҗәсе шактый югары була. Агрономнар технологик карталарны эшләгәндә моны истә тотарга тиеш», - диде министр, киңәшмәдә катнашаучыларга мөрәҗәгать итеп. «Җир кишәрлекләре мәсьәләләрен тәртипкә салырга кирәк. Исәпкә алынмый торган, эшкәртелми торган категориядәге җирләр бар. Бу категорияләрнең һәркайсы буенча җентекләп эшләргә кирәк. Тәртип булырга тиеш. Шулай ук ашламалар буенча да эшне активлаштырырга кирәк. Язгы чәчүгә ике айдан аз гына артык вакыт калып бара. Ашламаларны дөрес һәм белеп куллану игенчелектә зур әһәмияткә ия», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Зәй районы кырларында чәчүлекләрне кабул итү комиссиясе эшли
Бүген Зәй муниципаль районы авыл хуҗалыгы оешмаларында чәчүлекләрне кабул итү эшләре бара. Анда район башлыгы Разиф Кәримов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, «Агрокөч» АҖ белгечләре, Татарстан Республикасы Россельхозцентр филиалы башлыгы, "Союз-Агро" ҖЧҖ белгечләре, агрофирмаларның барлык белгечләре катнаша.
Зәй делегациясе ТИҮ эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча республика конференциясендә катнашты
Бүген Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Территориаль иҗтимагый үзидарәләре эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча ел саен уздырыла торган республика конференциясе узды, анда шәһәребезнең 10 ТИҮ катнашты, делегацияне Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Сергей Максимов җитәкләде.
28
май, 2026 ел
Зәйдә язучы Рушания Зиннәтова белән очрашу булды
Шушы көннәрдә үзәк балалар китапханәсендә 2 нче мәктәпнең 4 «Б» сыйныфы укучылары әкиятче, рәссам - иллюстратор, рус язучылары берлеге әгъзасы, «Гир - Лили һәм аның дуслары» дип исемләнгән балалар китабы авторы Рушания Зиннәтова белән очрашты.
«Чик сакчылары көне» тантаналы истәлекле чарасы узды
«Чик сакчылары көне» тантаналы истәлекле чарасы Бүген Зәйдә Россиянең чик буе хезмәте оешуга 108 ел тулу уңаеннан иң төп хәрби бәйрәмнәрнең берсе билгеләп үтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз