Зәйдә юбилярны котладылар

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Кармалка авылында яшәүче Шәмсетдинова Миңсорур Исхак кызы бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны бәйрәм белән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина һәм район мәдәният йорты автоклубы хезмәткәрләре килгән иде. Юбиляр хөрмәтенә җылы теләкләр һәм яраткан җырлар яңгырады. РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы һәм район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук юбилярны авылдашлары, күршеләре, туганнары һәм якыннары котлады. Миңсорур Исхак кызы гомере буе урман хуҗалыгында эшли, шуннан лаеклы ялга китә. Ире белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген ул 3 онык һәм 3 оныкчыкның яраткан әбисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International