Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Минераль ашламаларга бәяләр күтәрелгәнче, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә аларны алып калырга кирәк
2020 елның 11 феврале, сишәмбе
Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджет акчалары алырга мөмкин. Бу акчаларны гектарга 35 кг ашлама туплаган хуҗалыклар ала. Быел бер гектарга 70 кг ашлама туплау бурычы куелды. Шуңа күрә түбән күрсәткечле районнарга активлашырга кирәк. Гомумән республика буенча 5 февральгә минераль ашламалар 70872 тонна сатып алынган, ягъни бер гектар чәчүлеккә 25,3 кг тупланган, бу 2019 елга караганда беркадәр күбрәк. Шушы датага республикада тупланган ресурслар бер гектарга 23,1 кг тәшкил итә. Соңгы күрсәткечләр буенча алдынгылар рәтендә Зәй районы хуҗалыклары, аларда минераль ашламалар 3619,8 тонна, ягъни бер гектарга 53,9 кг тупланган (фаразга карата 77 %), аннан кала Сарман районы – 4122 тонна, ягъни гектарга 52,2 кг (74,5%), Әтнә районы – 2262,5 тонна яки бер гектарга 50,7 кг (72,5%). Шулай ук Тәтеш, Саба, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Түбән Кама, Буа, Азнакай, Арча, Тукай районнарында да күрсәткечләр начар түгел. «Минераль ашламаларга елдагыча була торган сезонлы бәяләр үзгәрешен истә тотып, әлегә аларны кулай бәяләрдән алырга мөмкинлек булганда, бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк», – диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тагын бер кат искәртә, минераль ашламалар авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш алуның төп нигезен тәшкил итә. ашламалар уңдырышлылыкны гына арттырып калмыйча, аның сыйфатын да яхшырта: культураларда шикәр, май һәм аксымнар, шулай ук биологик актив матдәләр арта. Шуңа күрә минераль ашламалар туплау буенча эш сүлпәнрәк бара торган районнарга моңа игътибарны арттырырга киңәш ителә. 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар туплау буенча тулырак мәгълүмат, шулай ук республикада сөт җитештерү һәм сату, шикәр чөгендере эшкәртү турындагы мәгълүмат белән безнең рәсми сайтның «Оператив мәгълүмат» бүлегендә танышырга мөмкин.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Зәй районы кырларында чәчүлекләрне кабул итү комиссиясе эшли
Бүген Зәй муниципаль районы авыл хуҗалыгы оешмаларында чәчүлекләрне кабул итү эшләре бара. Анда район башлыгы Разиф Кәримов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, «Агрокөч» АҖ белгечләре, Татарстан Республикасы Россельхозцентр филиалы башлыгы, "Союз-Агро" ҖЧҖ белгечләре, агрофирмаларның барлык белгечләре катнаша.
Зәй делегациясе ТИҮ эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча республика конференциясендә катнашты
Бүген Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Территориаль иҗтимагый үзидарәләре эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча ел саен уздырыла торган республика конференциясе узды, анда шәһәребезнең 10 ТИҮ катнашты, делегацияне Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Сергей Максимов җитәкләде.
28
май, 2026 ел
Зәйдә язучы Рушания Зиннәтова белән очрашу булды
Шушы көннәрдә үзәк балалар китапханәсендә 2 нче мәктәпнең 4 «Б» сыйныфы укучылары әкиятче, рәссам - иллюстратор, рус язучылары берлеге әгъзасы, «Гир - Лили һәм аның дуслары» дип исемләнгән балалар китабы авторы Рушания Зиннәтова белән очрашты.
«Чик сакчылары көне» тантаналы истәлекле чарасы узды
«Чик сакчылары көне» тантаналы истәлекле чарасы Бүген Зәйдә Россиянең чик буе хезмәте оешуга 108 ел тулу уңаеннан иң төп хәрби бәйрәмнәрнең берсе билгеләп үтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз