Зәйлеләр 9-11 сыйныф укучылары арасында физик культура буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабында катнаштылар

2020 елның 11 феврале, сишәмбе
2020 елның 6-9 февралендә Казан шәһәрендә 9-11 сыйныф укучылары арасында физик культура буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы үткәрелде. Олимпиадада Зәй муниципаль районының гомуми белем бирү оешмаларында белем алучы 2 укучы катнашты. 4 нче урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Устимкина Мария физик культура буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабында җиңүче булды. Кадер урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Миңнегалиев Рүзәл физик культура буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы призеры булды. Аларның укытучылары : Краснов Юрий Васильевич- 4нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, Миңнегалиев Равил Миңнеразиевич- Кадер урта гомуми белем бирү мәктәбе физик культура укытучысы).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International