20 февраль көнне «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә СССР ның атказанган спорт мастеры Ф.П. Симашев призына чаңгы буенча Бөтенроссия ярышларының беренче көне узды. Классик стиль белән 10 км. га егетләр арасында узышта 1 нче урынны Сираҗетдинов Ринат (Татарстан Республикасы), 2 нче урынны Гущин Иван (Свердловск өлкәсе), 3 нче урынны Пятков Олег (Чиләбе өлкәсе) алды. Кызлар арасында классик стиль белән 5 км.га 1 урынны Госманова Илүзә (Татарстан Республикасы, Зәй шәһәре, Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге мәктәп) яулады, 2 нче урынны Астахова Юлия (Воронеж өлкәсе), 3 урынны Чипсанова Карина (Ненец АО) алды.