«Сугыш еллары хатлары» дип исемләнгән фикер сәгате үтте

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

«Өченче буын университеты» программасы кысаларында, «Пульс» клубы әгъзалары өчен  «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә музей хезмәткәрләре «Сугыш еллары хатлары» дип исемләнгән фикер сәгате үткәрделәр. Чарада катнашучылар Петряков Александр, Василий Кныш һәм Мәрданшин Нәҗипнең хатларыннан өзекләр белән таныштылар. Сугыш хәтирәләрен белүчеләр елдан-ел кими. Шуңа да Бөек Ватан сугышының онытылмас хәтирәләрен искә алу өчен, без ул еллардагы документларга ешрак мөрәҗәгать итәбез. Алар арасында фронтовик хатлары да күп. Бу хатлар - безнең буынны шушы ерак еллар белән бәйли. Бүгенге көндә Зәй туган якны өйрәнү музеенда 77 фронт хаты саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International