Зәйдә «СССР ның Атказанган спорт мастеры Ф.П. Симашев призы»на Бөтенроссия чаңгы ярышлары ачылды

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

9 февральдә «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә «СССР ның Атказанган спорт мастеры Ф.П. Симашев призы»на Бөтенроссия чаңгы ярышлары ачылды. Ярышларда Россия Федерациясенең 19 төбәгеннән спортчылар катнаша. Ачылу тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, Татарстан Республикасы чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе Вице – президенты, Россия чаңгы узышлары федерациясе президиумы әгъзасы, Татарстан Республикасы җыелма командаларының баш тренеры Галиев Эдуард Шәйхнур улы, Россия чаңгычысы, 2010,2014 еллар Олимпиада чемпионы, өч тапкыр дөнья чемпионы булган, Россиянең атказанган спорт мастеры  Крюков Никита Валерьевич катнашты.  Программага  классик (10 км.га егетләр, 5 км.га кызлар), ирекле стильдә (10 км. га,1,25 км.га егетләр, 5 км. га,1.25 км.га кызлар ) һәм спринт (егетләр-1,25 км га) ярышлар кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International