Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында, Зәй районы территориясендә шәһәр һәм авылның гомуми белем бирү мәктәпләре директорлары, 9-11 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты вәкилләре белән очрашты. Университет ректоры Галиәкбәрова Әлфинур Азат кызы югары уку йортында укыту программасы һәм аның юнәлешләре, аңа керү шартлары, көндезге һәм читтән торып уку мөмкинлекләре турында сөйләде. Үз чыгышында ул шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру мәсьәләләренә дә кагылды. Чыгыш презентацияләр һәм видеороликлар белән үрелеп барды. Кич белән очрашу 6 нчы мәктәптә чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары белән дәвам итте. Чараны өстәмә белем бирү буенча ректор каршындагы киңәшче Галиев Ленар Мирзанур улы ачты. Тыңлаучыларга 2020 елда абитуриентларны вузга кабул итүне үткәрү программасы тәкъдим ителде. Ул шулай ук университет, уку-укыту һәм фәнни эшчәнлек һәм студентлар тормышы турында сөйләде. Чара җылы, ышанычлы атмосферада узды. Мондый очрашулар мәктәп тәмамлаучыларны уку йортына җәлеп итүдә ярдәм итә. Укучыларга һәм аларның ата-аналарына вуз турында тулы мәгълүмат алу мөмкинлеге бирә.