Зәйдә Халыкара туган тел көненә багышланган чара узды

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе
19 февраль көнне район мәдәният йортында Халыкара туган тел көненә багышланган "Туган телеңне беләсеңме?" дип исемләнгән чара узды. Әңгәмә һәм викторина барышында балалар ана телен белү һәр кешегә башка милләт кешеләре белән аралашу мөмкинлеге бирүенә, милләтара һәм мәдәниара хезмәттәшлек юлларын һәм перспективаларын ачуына инандылар. Чара ахырында балаларга ТАССРның 100 еллыгына багышланган видео ролик тәкъдим ителде. Чара нәтиҗәле һәм кызыклы үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International