Грантны ничек алырга?

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

Бүген Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәгендә "Социаль проектлар белән идарә итү" семинары узды. Спикерлар – Дыганов Антон Георгиевич һәм «Грантлар капитаны» телеграмма - каналын оештыручы Рафыйков Егор Витальевич булды. Мастер-класска Татарстан Республикасының 7 регионыннан бюджет учреждениеләре һәм коммерцияле булмаган оешмалардан 90 белгеч килде. Зәй районының Яшьләр эшләре буенча идарә белгечләре социаль проектлар экспертизасында актив катнаштылар. Алар биредә социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыру һәм яшьләр белән эшләү сыйфатын яхшырту буенча бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International