ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе
Республикада һәм тулаем илдә урнашкан санитар-эпидемиологик режим җәмгыять тормышының барлык өлкәләренә билгеле бер үзгәрешләр кертте.
"Экология" милли проекты һәм «Урманнарны саклау (Татарстан Республикасы)» төбәк проекты кысаларында, 2020 елда районда урманнарны торгызу һәм яңарту өчен урман орлыклары запасын формалаштыру планлаштырыла.
Волонтерлар өлкән яшьтәге кешеләргә һәм аерым режим белән бәйле һәркемгә актив ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 13.04.2020 ел, № 280 карарының 10.1 пункты нигезендә: 2020 елның 14 апреленнән санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән килгән гражданнар, шулай ук алар белән бергә яшәүче затлар 14 календарь көн эчендә үз-үзләрен изоляцияләүне тәэмин итәргә тиеш.


15
апрель, 2020 ел
чәршәмбе
Хөрмәтле зәйлеләр! Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 11 апрельдәге карары нигезендә, санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы, гражданнар тарафыннан зиратларга бару, җирләү һәм җирләүдә катнашу очракларыннан тыш, дини корылмаларга – мәчетләргә, чиркәүләргә һәм храмнарга бару; дини йолаларга һәм тантаналарга бару тыела. Барыгызны да уяу булырга, аңлы булырга һәм чикләү чараларын мәҗбүри үтәргә чакырабыз.
Пандемиягә бәйле рәвештә җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисадый активлык кимү аркасында шәһәр халкының шактые эшсез калырга мөмкин.
Бүген Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, юл-төзелеш техникасының язгы-җәйге чорда эшләргә әзерлеге белән танышу максатыннан, «Татнефтедор» ҖЧҖ автомобиль юллары идарәсендә булды.

14
апрель, 2020 ел
сишәмбе
Хәзерге һава шартлары Татарстанның аерым районнарында кыр эшләрен туктатып торырга мәҗбүр итте.

13
апрель, 2020 ел
дүшәмбе
Укуның дистанцион формасын оештыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан аз керемле гаиләләрдән булган балаларга компьютер техникасы һәм гаджетлар белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтү өчен хәйрия акциясе оештырылды (#отдайзапаснойгаджетвсвоюшколу).
Яшьләр эшләре буенча идарә волонтерлары эш көннәрендә 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр 7-07-66 телефоны аша һәм ял көннәрсез 8:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр 2-82-19 телефоны аша мөрәҗәгать итүче ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International