ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2020 ел
дүшәмбе
Тәрәзә төбендәге балалар бакчасы - ул мәктәпкәчә яшьтәге бала өчен кызыклы тулы бер әкият дөньясы.

20 нче апрельдә Бигеш авылының «Күбәләк» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр беренче язгы чәчәкләрнең үсеп чыгуын күзәттеләр.

Без табигатьне яратырга, аны сакларга тиеш! Санитар-экологик икеайлыкны үткәрү кысаларында 1нче мәктәптә «Экология минем гаиләдә» дигән экологик акция узды.

2020 елда Бөек Ватан сугышы буынының шәхси истәлеген саклау буенча "Үлемсез полк онлайн" акциясе узачак. Теләгән һәркем онлайн-акциягә кушыла һәм # «Үлемсез полк онлайн" #"Үлемсез полк Татарстан" да үз материалларын бастыра ала.Форматы: Фото һәм видео.

Зәй районында чокыр ямау эшләре март ахырында башланды. Шәһәрдә юл салучылар башта салкын асфальт белән эшли башладылар, ә бүген юллардагы чокырларны кайнар асфальт белән каплыйлар.

Хәзерге вакытта «Татнефтедор» ҖЧҖ Зәй автомобиль юллары идарәсенең төп җитештерү көчләре Зәй муниципаль районында автомобиль юлларын карап тоту буенча эшләр комплексын үтәүгә җәлеп ителгән.

18
апрель, 2020 ел
шимбә
Хөрмәтле зәйлеләр! Кайбер социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда 20 апрельдән республикада хезмәткәрләр тарафыннан эш бирүчеләрдән алынган белешмәләр гамәлдән чыгачак һәм үз-үзләрен изоляцияләү режимын бозучылар тоткарлана башланачак, дигән мәгълүмат барлыкка килде.
2020 елда Зәй район газ- эксплуатация хезмәтендә 21 824 абонентка техник хезмәт күрсәтү планлаштырылган.

17
апрель, 2020 ел
җомга

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана

 

Бүген «Исемең- Җиңүче синең» рубрикасында Зәйдә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Лапин Николай Ермолаевичның тормышы һәм фронт юллары турында сөйләрбез.


16
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе
16 апрельдә район башлыгы Кәримов Разиф Галиевич авыл хуҗалыгы бүлекчәләрен карап чыкты, ул көзге культуралар кырларын карау һәм арпа орлыклары торышын бәяләү максатыннан уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International