Бүген Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, юл-төзелеш техникасының язгы-җәйге чорда эшләргә әзерлеге белән танышу максатыннан, «Татнефтедор» ҖЧҖ автомобиль юллары идарәсендә булды. Район башлыгы предприятие эшчәнлеге белән танышып техникаларны караганнан соң, «Татнефтедор» ҖЧҖ директоры Р.Г. Гарифуллин белән берлектә беренче мөһим моментлар билгеләнде, идарәнең үз алдына куелган бурычларын үтәү өчен әзерлеге каралды. Аннары район башлыгы капиталь ремонт объектларыннан – Бигеш авыл җирлеге бинасында булды, чистарту корылмаларын, ветеринария берләшмәсе һәм Урманчылык биналарын, Зәй сусаклагычының яр буен, 24 фатирлы йорт төзелешен карап чыкты. Барлык объектларда да эшләр график буенча алып барыла. Һәр объектта Разиф Галиевич Кәримов санитар-профилактика чараларын катгый үтәү һәм барлык хезмәткәрләргә дә шәхси саклану чараларын куллану кирәклегенең аңлатты.