Хәйрия акциясе

2020 елның 13 апреле, дүшәмбе
Укуның дистанцион формасын оештыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан аз керемле гаиләләрдән булган балаларга компьютер техникасы һәм гаджетлар белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтү өчен хәйрия акциясе оештырылды (#отдайзапаснойгаджетвсвоюшколу). Татарстан Республикасының теләсә кайсы кешесе, биләгән вазыйфасына һәм социаль статусына бәйсез рәвештә, аз керемле гаиләләрдән булган балаларга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтә ала. Моның өчен үзең укыган мәктәпкә запас компьютер техникасын (файдаланылмый торган) һәм читтән торып уку шартларын булдыручы мобиль җайланмаларны алып килергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International