"Марфа апа бакчасы"

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Тәрәзә төбендәге балалар бакчасы - ул мәктәпкәчә яшьтәге бала өчен кызыклы тулы бер әкият дөньясы. Иң кечкенәләргә үсемлекләр утыртуда һәм аларны карауда катнашу бик кызыклы. Моннан тыш, тәрәзәдә төбендәге мондый кечкенә бакча бик файдалы, чөнки ул балаларда хезмәт эшчәнлеге белән кызыксынуны үстерә. Кечкенә бакча балаларны күбрәк җәлеп итсен өчен, «Уймак кыз» балалар бакчасы тәрбиячеләре бакча формасында түтәл ясадылар һәм "Марфа апа бакчасы" дип атадылар. Биредә балалар үсемлекләрне үз куллары белән үстерү, аларны карау буенча беренче күнекмәләр алалар, төрле үсемлекләрнең үсү шартлары турында беләләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International