Без табигатьне яратырга, аны сакларга тиеш! Санитар-экологик икеайлыкны үткәрү кысаларында 1нче мәктәптә «Экология минем гаиләдә» дигән экологик акция узды. Акциянең актуальлеге - балаларның экологик культурасын үстерү, табигатькә сак караш тәрбияләү, аларның танып-белү һәм кызыксынуларын формалаштыруга нигезләнә. Акциядә 1 нче мәктәпнең 1-9 сыйныф укучылары катнашты. 4б сыйныф укучысы Юнысова Алия һәм 3 а сыйныф укучысы Батоян Гаяне әти-әниләренә йорт яны мәйданчыкларында эшләргә булыштылар, 3 а сыйныф укучылары Марлянов Игорь һәм Глушков Данил бүлмә гөлләрен, ә 5 б сыйныф укучысы Носов Данил әнисенә үсентеләр карарга булыша. Акциядә катнашып, укучылар һәм аларның әти-әниләре йорт үсемлекләре һәм үсентеләре турында кайгырталар. Бу исә үз чиратында эстетик зәвыкны үстерү, сәламәт яшәү рәвешен һәм экологик культураны пропагандалау, чисталык һәм уңайлылык өчен шәхси җаваплылык тәрбияләүгә китерә.