«Аленка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр экология нигезләрен аеруча зур кызыксыну белән өйрәнәләр, балаларга экологик уеннар аеруча ошый.
22 майда Зәй муниципаль районы башлыгы Р. Г. Кәримов, шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы вәкилләре–«Агросила-Сервис» АҖнең механикалаштыру бүлеге башлыгы Ф. С. Хәкимов, «Россельхозцентр» ФДБУ филиалы җитәкчесе урынбасары Хәбибуллин Р.Р., «Агрокөч» АҖ генераль директоры урынбасары Шакиров Б.З., «Агрокөч» АҖнең баш зоотехнигы Ситдыйков Л.У., Зәй районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, производство комплекслары башлыклары, Зәй районы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы, азык әзерләү техникасына һәм азыксаклагычларга тикшерү уздырдылар.