Агач утырту – изге гамәл

2020 елның 22 мае, җомга

Тирә - юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы. Һәркем үзе яшәгән җирне матурларга, сакларга тиеш. Агач утырту изге һәм файдалы эш: тәрбияви яктан да, рухи һәм физик яктан да бу иң яхшы гамәлдер мөгаен. Бигеш мәктәбе укучылары да тирә - юнебезне яшелләндерүгә даими өлеш кертәләр. Алар һәркайсы үзенең торган җирендә, авылында, бакчасында быел күпләп агач утырттылар. Агачны изге ният белән, күңел биреп ихлас күңелдән утыртсан – һичшиксез үсеп китәчәк! Аннан соң аларны кадерләп сакларга һәм карап торырга туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International