Җирдә бик күп төрле үсемлекләр һәм хайваннар бар. Аларның һәркайсы мөһим функцияләр башкара һәм күпмедер вакыттан соң кайберләре юкка чыга. «Кыңгырау» төркеме балалары бу бәйрәмне әкияти ябалак белән табигать тыюлыгына сәяхәткә чыгып үткәрделәр. Әкияти ябалак табигать тыюлыкларының ни өчен оештырылганын һәм Кызыл китап ни өчен кирәк булуы турында сөйләде. Нинди хайваннар югалу чигендә, ә кайсыларының инде юкка чыгуын ачыкладылар. Экологик белем нигезләрен үзләштерделәр, хайваннарның һәр төре һәм әһәмияте турында фикер алыштылар, чөнки һәр кайсы уникаль һәм табигатькә кирәк. Бу сәяхәт ахырында балалар Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар рәсемнәрен ясадылар. Сәяхәт мавыктыргыч килеп чыкты.