Зәй районында терлек азыгы әзерләү техникасын һәм азыксаклагычларны тикшерделәр

2020 елның 22 мае, җомга

22 майда Зәй муниципаль районы башлыгы Р. Г. Кәримов, шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы вәкилләре–«Агросила-Сервис» АҖнең механикалаштыру бүлеге башлыгы Ф. С. Хәкимов, «Россельхозцентр» ФДБУ филиалы җитәкчесе урынбасары Хәбибуллин Р.Р., «Агрокөч» АҖ генераль директоры урынбасары Шакиров Б. З., «Агрокөч» АҖнең баш зоотехнигы Ситдыйков Л.У., Зәй районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, производство комплекслары башлыклары, Зәй районы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы, азык әзерләү техникасына һәм азыксаклагычларга тикшерү уздырдылар. Агрофирмалар бу мәсьәләгә бик җаваплы карадылар. Барлык техника әзерлек сызыгына тезелде. Комиссия әгъзалары барлыгы 57 азык җыю техникасын, шул исәптән 6 азык җыю комбайнын, 18 чапкычны, 11 тырма - йомшарткычны, 22 пресс-җыючы техниканың, агрегатларның эшен һәм автоүлчәгечләрнең төзеклеген тикшерделәр. Тикшерү барышында шулай ук сенаж траншеяларының әзерлегенә, куркынычсызлык техникасын, хезмәтне саклауга, янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәүгә аерым игътибар бирелде. Механизаторлар хезмәт хакы шартлары белән таныштырылды. Комиссия әгъзалары Зәй районында терлек азыгы җыю техникасының әзерлеге буенча эшнең югары дәрәҗәдә башкарылуын билгеләп үттеләр. Техника әзерләү буенча механизаторларның тырыш хезмәте, яхшы сыйфатлы азык уңышы җыеп алырга ныклы нигез булып тора. Азык әзерләү техникасын тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия карары белән 1 урынны «Зәй шикәре «АФ» ҖЧҖ алды, ул 84 балл, 2 урынны – «Зәй «агрофирмасы» ҖЧҖ, ул 77 бал җыйды, 3 урынны 76 балл җыеп «Восток» ҖЧҖ алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International