Зәйлеләр Ураза бәйрәмен гаиләләрендә билгеләп үтәчәкләр

2020 елның 22 мае, җомга

Ураза бәйрәме - ислам диненең иң Изге бәйрәмнәренең берсе. Быел бәйрәм 24 майга туры килә. Санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итү максатыннан, зәйлеләр быел аны үз  йортларында, гаиләләре янәшәсендә билгеләп үтәчәкләр. Быел районда Рамазан аенда бик күп игелекле эшләр башкарылды. Традицион район ифтары урынына мөселманнар  азык-төлек җыелмалары алдылар. 300дән артык азык-төлек җыелмасы таратылды, алар шәһәр һәм авыл мәхәлләләре арасында бүленде, район җитәкчелеге 200 азык-төлек пакеты белән ярдәм итте. Күпләр мәчетләргә иганә ярдәме белән булыштылар. Бәйрәм көнендә мәчетләрдә намазларны бары тик дин әһелләре һәм мәчет хезмәткәрләре генә укыячак. Быел Ураза гаетен Таҗетдин Ялчыгол исемендәге Үзәк мәчет капиталь ремонттан соң яңартылган матур бинада каршы ала. Ураза бәйрәме барыбызга да рухи тынычлык һәм киләчәккә ышаныч китерсен, иң яхшы омтылышларыбыз тормышка ашсын, ә бәйрәм һәр йортка, һәр гаиләгә иминлек һәм шатлык алып килсен иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International