Күп санлы заманча уйлап табулар автоном чыганакларына мохтаҗ булган энергия – аккумуляторларда һәм батарейкаларда. Тик иртәме яки соңмы һәр батарейка сафтан чыга һәм аны ташларга кирәк була. Әлеге кечкенә матдәләрнең әйләнә-тирә мохиткә һәм кеше сәламәтлегенә ни дәрәҗәдә көчле тәэсир иткәнен күпләр әле белми. Шул уңайдан безнең балалар бакчасында “Батарейканы тапшыр - планетаны коткар “ дигән экологик акция үткәрелде. Барлык төркемдә тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре батарейкаларны утильләштерүгә алып килделәр. Безнең акция, анда катнашучыларга ташланган батарейкаларның туфракка, үсемлекләргә һәм хайваннарга зыян китерүен аңларга һичшиксез ярдәм итәр.