Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстанда терлекләрне бердәм идентификацияләү гамәлгә кертелә башлады
2020 елның 22 мае, җомга
2021 елдан Россиядә мөгезле эре терлекләрне бердәм идентификацияләү кертелә, 21 төбәктә барлык авыл хуҗалыгы хайваннары идентификацияләнде инде. Бу көннәрдә Татарстанда да бердәм идентификацияләү гамәлгә кертелә башлый. Система түбәндәгечә эшли: хайванга бердәм мәгълүмат системасында теркәлгән, биркада яки чипта язылган уникаль номер бирелә, соңгы теркәүне район ветеринария хезмәте башкара, ул хайванның булуын раслый. Шул ук вакытта хайван хуҗасы үзенең терлекләренең баш санын һәм конкрет терлек буенча барлык ветеринария чаралары тарихын электрон базада карый ала. Терлек бердәм номердан башка суюга алынмый, бигрәк тә сәүдәгә чыгарыла алмый. Теләсә кайсы сатып алучы, кирәк булса, хайванның килеп чыгышын һәм үтәлгән ветеринария чаралары буенча бөтен тарихны карый ала. Моннан тыш, теркәү номерыннан башка хайванны рәсми рәвештә яраксызга чыгарып булмый. Татарстанда пилот районнар буларак Арча һәм Балтач районнары сайлап алынды. Хәзерге вакытта ветеринария хезмәтләре белгечләрен укыту бара, программачыл продуктны гамәлгә кертү операторы буларак «РИВЦ» АҖ эш итә, ул персоналны укыту һәм программачыл продуктны алып бару белән шөгыльләнә, шулай ук Татарстан Республикасы буенча уникаль номерлы биркалар белән тәэмин итә. Унификацияләнгән идентификация номерларын гамәлгә кертү 2020 елда шулай ук Татарстанның һәр районынның база хуҗалыкларында да башкарылачак. Кызыксындырган барлык мәсьәләләр буенча, программаны субсидияләүне һәм биркалар сатып алуны да кертеп, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колл-үзәгенең 8-800-444-16-70 (өстәмә 8) бердәм телефоны буенча консультация алырга мөмкин.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
"Китап-беренче биттән башланып, укучы белән мәңгегә кала торган тылсым ул"
7 апрель көнне китапханә хезмәткәрләре 2нче мәктәпнең 7нче сыйныф укучылары өчен «Балалар китабы атналыгы»на багышланган чара үткәрделәр. Уку залы китап битләре кыштырдавы һәм шатлыклы авазлардан яңгырап торды. Укучылар бәйрәм тарихы белән таныштылар: алар күп еллар элек бу күркәм традициянең тууын белделәр, ул безгә балачакны китапсыз күз алдына да китереп булмауны искәртеп тора.
«Шатлык» үзәге хезмәткәрләре «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар
2026 елның 6 апреленнән 12 апреленә кадәр Татарстан Республикасында уза торган сәламәт яшәү рәвешен үстерү атналыгы кысаларында «Шатлык» үзәге хезмәткәрләре «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясендә актив катнаштылар. Чара 7 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган иде.
7
апрель, 2026 ел
Зәйдә булачак әниләр өчен бәйрәм узды
Зәй үзәк район хастаханәсендә бүген үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрде-биредә булачак әниләр өчен Бөтенроссия йөкле хатыннар көненә багышланган бәйрәм узды. Бу чара гадәттәгечә, Зәй районы башкарма комитеты белән берлектә оештырылды, гадәти көн якты һәм җылы вакыйгага әйләнде.
Чүп түгел - икенчел чимал! Беренчеләр ничек 5 сыйныф укучыларын планетаны сакларга өйрәтә
6 мәктәптә балалар күңелендә бик озакка истә калачак экология дәресе үтте! 5 нче сыйныф укучылары, Беренчеләр хәрәкәтендә катнашучылар, тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе Рудакова Е.В. белән бергә «Чүп-чарны аерым җыю» темасына дәрес үткәрделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз