«Аленка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр экология нигезләрен аеруча зур кызыксыну белән өйрәнәләр, балаларга экологик уеннар аеруча ошый. Экологик уеннар табигать предметлары һәм күренешләре турында белемнәр алуга гына ярдәм итеп калмыйча, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл карашта формалаштыралар. Уйнаганда балалар яратырга, танып белергә, сакларга өйрәнәләр.