Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Мелиорация өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру республика агросәнәгать комплексы үсешенә ярдәм итә
2020 елның 25 мае, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республиканың мелиорация комплексының торышы турында сөйләде. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Министр кыскача кырлардагы бүгенге вәзгыять турында мәгълүмат бирде. Бүгенге көнгә 30 мең га мәйданда чәчәсе калган, якын көннәрдә чәчү эшләре төгәлләнәчәк. Төп нотыкка килгәндә, Марат Җәббаров 2010 елгы аномаль корылыктан соң республикада мелиорация комплексын яңартуга җитди игътибар бирелүен искә төшерде. Мелиорация буенча федераль һәм республика максатчан программалары гамәлгә ашырылды. Соңгы 5 елда 260 плотина һәм гидротехник корылма (ГТС) ремонтланган. Республика буенча тулаем алганда, ГТСны капиталь ремонтлау буенча Президент программасын тормышка ашыру барышында 8 ел эчендә булган 887 корылмадан 450дән артык буа норматив техник хәлгә китерелгән. “Буаларны торгызу эше дәвам итә. 120 ГТС һәм плотинага ремонт кирәк. Азнакай, Аксубай, Биектау, Нурлат районнарында алар аеруча күп. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттыру өчен безгә әлеге буаларның куәтен саклап калырга һәм максималь рәвештә кулланырга кирәк”, - диде министр. 5 ел эчендә 15 мең гектардан артык сугарулы җирләр реконструкцияләнгән, шул исәптән җимеш-җиләк кластерын үстерү өчен 600 гектардан артык тамчылап су сибүгә көйләнгән интенсив бакчаларга нигез салынган. Моның өчен 2,5 млрд. сум акча җәлеп ителгән, шул исәптән 1,6 млрд.сум республика бюджетыннан. Гомумән алганда, 2010 елдан 30 мең гектардан артык сугарулы җир торгызылды. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә республика сугарулы җирләрдән бәрәңге һәм яшелчәгә булган ихтыяҗны тулысынча тәэмин итте, дип билгеләп үтте Марат Җәббаров. Бүгенге көндә 109 хуҗалыкта 367 заманча су сиптерү машинасы бар. Моннан тыш, хуҗалыкларда 200 дән артык дизельле заманча насос станциясе бар. Әмма, министр әйтүенчә, 10 ел эчендә торгызылган сугарулы җирләр республикада совет чорында төзелгән мелиорацияләнгән җирләрнең 20% ыннан да кимрәген тәшкил итә. Элек аларның мәйданы 170 мең га булган, бүгенге көндә сугаруны торгызырга теләгән хуҗалыкларга максатчан программалар кысаларында сугарулы җирләрне төзүгә һәм торгызуга, шулай ук заманча су сиптерү һәм насос җиһазлары сатып алуга чыгымнарның 70% ы республика һәм федераль бюджетлардан субсидияләнә. 2020 елда мелиорация буенча программаларны 493 млн. сумга финанслау каралган. 3 мең га мәйданда сугарулы җирләрне торгызу һәм техник яктан җиһазлау, 32 ГТСны ремонтлау, 30дан артык скважина бораулау планлаштырыла. “Авыл хуҗалыгы җитештерүенең тотрыклылыгын гарантияле тәэмин итү өчен безгә кимендә 100 мең гектар сугарулы җирләрнең булуы кирәк", - дип өстәде Марат Җәббаров. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мелиорация комплексы өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру республика агросәнәгать комплексының тотрыклы үсешенә ярдәм итә. “Мелиорацияне үстерү мәсьәләсе ныклы контрольдә булырга тиеш. Мелиорациядән башка авыл хуҗалыгының перспективасы юк. Бу юнәлешкә ярдәм итәргә кирәк”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
"Китап-беренче биттән башланып, укучы белән мәңгегә кала торган тылсым ул"
7 апрель көнне китапханә хезмәткәрләре 2нче мәктәпнең 7нче сыйныф укучылары өчен «Балалар китабы атналыгы»на багышланган чара үткәрделәр. Уку залы китап битләре кыштырдавы һәм шатлыклы авазлардан яңгырап торды. Укучылар бәйрәм тарихы белән таныштылар: алар күп еллар элек бу күркәм традициянең тууын белделәр, ул безгә балачакны китапсыз күз алдына да китереп булмауны искәртеп тора.
«Шатлык» үзәге хезмәткәрләре «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар
2026 елның 6 апреленнән 12 апреленә кадәр Татарстан Республикасында уза торган сәламәт яшәү рәвешен үстерү атналыгы кысаларында «Шатлык» үзәге хезмәткәрләре «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясендә актив катнаштылар. Чара 7 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган иде.
7
апрель, 2026 ел
Зәйдә булачак әниләр өчен бәйрәм узды
Зәй үзәк район хастаханәсендә бүген үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрде-биредә булачак әниләр өчен Бөтенроссия йөкле хатыннар көненә багышланган бәйрәм узды. Бу чара гадәттәгечә, Зәй районы башкарма комитеты белән берлектә оештырылды, гадәти көн якты һәм җылы вакыйгага әйләнде.
Чүп түгел - икенчел чимал! Беренчеләр ничек 5 сыйныф укучыларын планетаны сакларга өйрәтә
6 мәктәптә балалар күңелендә бик озакка истә калачак экология дәресе үтте! 5 нче сыйныф укучылары, Беренчеләр хәрәкәтендә катнашучылар, тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе Рудакова Е.В. белән бергә «Чүп-чарны аерым җыю» темасына дәрес үткәрделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз