ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2020 ел
җомга
Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге юнәлеше буенча 14 декрет ялында булган әниләр «Чәчтараш» программасы буенча бушлай укулар узды. Укыту «Демография» милли проекты кысаларында оештырылган иде.
Бүген Зәй муниципаль районы территориясендә этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды.
Бүген Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концерт залында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешү тантанасы булды. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында «Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә, Россия Федерациясенең закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» РФ Икътисадый үсеш министрлыгының закон проекты нигезендә, бизнесны планлы тикшерүләргә мораторий 2021 ел азагына кадәр озайтылачак, тик озайту елына 800 млн.сумга кадәр кереме булган һәм 100 кешегә кадәр эш белән тәэмин ителгән кече оешмаларга һәм индивидуаль эшкуарларга гына кагылачак.

17
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе
Хәзерге вакытта ЕНВД куллана торган салым түләүчеләр салым түләүнең башка режимнарына күчәргә хокуклы. Шулай итеп, юридик затлар салым салуның гомуми системасын яки Салым салуның гадиләштерелгән системасын (УСН) куллана алалар.
26 сентябрьдә 11: 00 сәгатьтә бөтен дөнья буйлап татар телендә белем бирүне тикшерү буенча "Татарча диктанты" дигән белем бирү акциясе узачак. Акциянең максаты - дөрес язу, әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, филологларны һәм татар теле укытучыларын популярлаштыру булып тора.
Зәй шикәр заводы тәүлек саен 7 982 тонна татлы тамыр эшкәртә. Бүгенге көндә биредә 234 402 тонна чөгендер эшкәртелгән, 31859 тонна шикәр комы эшләп чыгарылган.

16
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе
16 сентябрьдә музей хезмәткәрләре 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә 4 «Б» сыйныф укучылары өчен «Табигать өчен өлкәннәр дә, балалар да җаваплы» дигән экологик уен үткәрделәр.
Бүген хакимиятнең зур залында авыл җирлекләре башлыклары, "Татэнергосбыт" АҖ хезмәткәрләре, МКУ хезмәткәрләре, "Зәй шәһәре ТКХ ИК" ҖЧҖ башлыклары һәм шәхси торак ширкәте рәисләре катнашында, Татарстанның көнчыгыш зонасында региональ оператор - «ГРИНТ» ҖЧҖ белән киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 17 сентябрьдә 18:00 сәгатьтә туры эфирда АГРОВИДЕНИЕ CNHI 2020 онлайн-шоу ачылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International