Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү буенча киңәшмә үтте

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе
Бүген хакимиятнең зур залында авыл җирлекләре башлыклары, "Татэнергосбыт" АҖ хезмәткәрләре, МКУ хезмәткәрләре, "Зәй шәһәре ТКХ ИК" ҖЧҖ башлыклары һәм шәхси торак ширкәте рәисләре катнашында, Татарстанның көнчыгыш зонасында региональ оператор - «ГРИНТ» ҖЧҖ белән киңәшмә узды. Очрашу "сорау-җавап" форматында үтте. Киңәшмәдә катнашучыларга кулланучылар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Александр Малофеев аңлатма бирде. Авыл җирлекләре башлыкларының сораулары, теләкләре тыңланды, каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен түләү хисаплау һәм яңадан исәп-хисап ясау буенча киңәшләр бирелде. Мөһим мәсьәләләрне тагын да нәтиҗәлерәк хәл итү өчен, авыл җирлекләрендә каты калдыкларны чыгару графигын яңадан карау турында карар кабул ителде. Киңәшмәгә йомгак ясап, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов алга табада төбәк операторы белән бу юнәлештә эш дәвам итәчәк, дип билгеләп үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International