Зәйдә ведомствоара комиссия утырышы узды

2020 елның 18 сентябре, җомга
Бүген Зәй муниципаль районы территориясендә этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды. Комиссиягә Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкиле, «Алкоторг» ҖЧҖ һәм «Белый Кремль» сыра кайнату заводы сәүдә вәкилләре, шулай ук авыл җирлекләренең сәүдә объектлары хуҗалары чакырылган иде. Көн тәртибендә республика җитештергән алкогольле продукцияне сатуның кимүе каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International