«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында «Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә, Россия Федерациясенең закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» РФ Икътисадый үсеш министрлыгының закон проекты нигезендә, бизнесны планлы тикшерүләргә мораторий 2021 ел азагына кадәр озайтылачак, тик озайту елына 800 млн.сумга кадәр кереме булган һәм 100 кешегә кадәр эш белән тәэмин ителгән кече оешмаларга һәм индивидуаль эшкуарларга гына кагылачак. КУЭ субъектларының бердәм реестры мәгълүматлары буенча, планлы тикшерүләргә тыю Татарстанның 150 меңнән артык кече предприятиесе өчен гамәлдә булачак. Үз чиратында, урта һәм эре предприятиеләр өчен тыю срогы 2020 елның 31 декабрендә чыга. Мораторий буенча, гражданнар тормышына, сәламәтлегенә, табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү, рөхсәт документларын бирүне тикшерүләрдән тыш, контроль-күзәтчелек органнары планлы ревизияләрне туктатып торырга тиеш. Исегезгә төшерәбез,тикшерүләрне туктатып тору республикада, 24 марттан башлап гамәлдә. Эшкуар тикшерүгә юлыккан яки күзәтчелек органнары белән бәйле башка хәл килеп чыкканда һәр факт турында 8-800-222-37-22 телефоны буенча яки сайтта «Тикшерелгән бизнес» интернет-ресурсының кайнар линиясенә хәбәр итә ала. https://provbiz.ru/lk-check/