Зәй шикәр заводы тәүлек саен 7 982 тонна татлы тамыр эшкәртә. Бүгенге көндә биредә 234 402 тонна чөгендер эшкәртелгән, 31859 тонна шикәр комы эшләп чыгарылган. Республикада шикәр чөгендерен җыю август ахырында башланды. Шикәр заводлары 2020 ел уңышын кабул итә һәм эшкәртә башладылар. «Зәй шикәре» һәм «Буа шикәре» шикәр заводлары мәйданнарына 250 679 тонна чөгендер ташылган. Предприятиеләр тәүлегенә 13 756 тонна чимал эшкәртә башладылар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, сезон башыннан Татарстанның шикәр заводлары тарафыннан 346 мең тонна шикәр чөгендере кабул ителгән, 250 679 тоннасы эшкәртелгән, 33 778 тонна шикәр әзерләнгән, шикәр чыгышы - 15,9%. 12 сентябрьдән Буа шикәр заводы да татлы тамырның яңа уңышыннан шикәр җитештерә башлады. Тәүлеклек эшкәртү куәте - 5 774 тонна, сезон башланганнан бирле 16 277 тонна шикәр чөгендере эшкәртелгән. Бүгенге көндә татлы тамырны Зәй, Апас, Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Тукай, Сарман, Түбән Кама, Минзәлә һәм Бөгелмә районнарында җыялар, басуларда 465 комбайн эшли. Быел шикәр чөгендере өчен барлыгы 49 мең гектардан артык мәйдан бүленгән иде. Әлегә чәчелгән мәйданнарның 25%ыннан 505,2 мең тонна чөгендер җыелган. Һәр гектардан уртача уңыш 414,3 центнер, Зәй районында бу күрсәткеч гектардан 452 центнер тәшкил итә.