Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстанлылар аграрийларның көндәлек мәшәкатьләре турында АГРОВИДЕНИЕ реалити-шоуда катнаша алалар
2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 17 сентябрьдә 18:00 сәгатьтә туры эфирда АГРОВИДЕНИЕ CNHI 2020 онлайн-шоу ачылачак. Онлайн трансляция вакытында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре арасындагы ярышларны карарга, техника белән эшләүнең нечкәлекләре турында белергә мөмкин булачак, экспертлар компания белән эшләүнең төп өстенлекләрен бәяләячәк һәм аңлатачак. Ә иң актив тамашачылар арасында призлар уйнатылачак! Чарада катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров мөрәҗәгать итәчәк. Татарстан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре CNH Industrial җитештерүчесе белән күптән таныш. Завод Чаллы шәһәрендә урнашкан, ә Татарстан кырларында 2020 елгы яңалыкларны гына түгел, республикада 20 елдан артык кулланыла торган, үзләрен бик яхшы күрсәткән техниканы да күрергә мөмкин, алар 1000нән артык. Агрошоу кызыклы һәм файдалы гына түгел, ә чын тамаша булырга охшаган. CNH Industrial партнеры булып танылган Farming Simulator онлайн-уенын эшләүче чыгыш ясаячак. Кичәнең интригасы – “Аларны урыннары белән алыштырдылар” фильмының аграр онлайн версиясе булачак. Бу чын сынау:“Фермер Геймерга каршы”. “АГРОВИДЕНИЕ” - оффлайн һәм онлайн форматлар синергиясе (ике форматны бергә алып бару), аның иң төп үзенчәлеге – фермерларның үз тормышларындагы иң мөһим һәм җитди вакыйгалар призмасы аша авыл хуҗалыгына яңа караш турындагы тамашаның турыдан-туры интерактив трансляциясен бирү. Студиядә танылган кунаклар – тармак экспертлары, Россиянең 8 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан оффлайн ярышларда турыдан-туры катнашучылар, масс-медиа вәкилләре һәм, әлбәттә инде, аграрийлар очрашачак. Оештыручылар дөньяның төрле өлешләрендәге кырлардан эксклюзив видео материаллар һәм реаль вакыт режимында кызу дискуссияләр вәгъдә итәләр. "CNH Industrial 2020" онлайн-шоуда катнашу өчен сайтта теркәлеп, үз соравыңны бирү яки интерактив чатта үз фикереңне язып калдыру җитә.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин.
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
ТР буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
ТР да 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз